Сәрия Сабурская: Татарстан Конституциясе тынычлык һәм милләтара килешүне тәэмин итә

Сәрия Сабурская барлык татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч тели.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгәнгә 25 ел тулу белән котлады. Котлау омбудсмен сайтында дөнья күрде.

Бу бәйрәмнәрнең тирәнтен тарихи тамырлары бар һәм “бердәм күпмилләтле халык булып хокукый гражданлык җәмгыятендә яшәргә омтылуны” символлаштыра, дип билгеләп үтә ул.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренчә, “Татарстан Конституциясе тарихи, милли һәм рухи традицияләрне мәдәниятләрне, телләрне саклау һәм үстерү, гражданнар тынычлыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итү мөмкинлеге бирә”.

“Бүген Татарстан Конституциясе дәүләт сәясәте юнәлеше булып хезмәт итә, аның төп максаты халыкның яшәү сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү, икътисадның динамик үсешен тәэмин итү, тарихи үткәннәргә сакчыл мөнәсәбәтләрне саклау һәм алга ныклы хәрәкәт ясау”, - дип билгеләп үтә омбудсмен. Аның фикеренчә, бу мәсьәләләрне хәл итү республикада яшәүче һәркемнән, аның гражданлык позициясеннән һәм җаваплылыгыннан тора.