4 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, Ф.Мөхәммәтшин дәүләт телләре турында яңа программалар әзерләнүен хәбәр итте.

Р.Миңнеханов: Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә/ Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар, дип ассызыклый Татарстан Президенты.

Дәүләт Советы 8 ноябрьдә республикада дәүләт телләрен укыту турында фикер алышачак/ Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.

Мөхәммәтшин: Дәүләт телләрен укыту буенча яңа программалар әзерләнде/ Татарстан Дәүләт Советы рәисе каникуллардан соң уку процессының укыту программасын тулысынча аңлап башлануы мөһим, дип саный. 

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узачак/ Утырыш чаралары кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак.

Татар теле дәресләрен Инстаграммда дәвам итәчәкбез – Роберт Миңнуллин/ Татарстанның халык шагыйре, инстаблогер Роберт Миңнуллин оныгы Сафия белән “Татар теле дәресләре” дигән видеоязмалар төшерә.

Айсылу Галиева: Татар теле укытучыларының төрлесе бар/ Фиолология фәннәре кандидаты фикеренчә, дәресен яратсыннар өчен, укытучы үзен яраттыра белергә тиеш.

Казанда "Татарстан" радиосының 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узачак/ "Татарстан" радиосының юбилеена багышланган бәйрәмдә радиода төрле елларда хезмәт куйган кешеләр, радио тыңлаучылар, радио ветераннары һ.б катнашачак.

Татарстан мөфтие iPhone га мөкиббән китүчеләрне кызгана/ Камил Сәмигуллин сүзләренчә, iPhone – бары тик телефон, ул кадәр шау-шу куптарырлык әйбер түгел.