Казан метросының икенче линиясендә өч километр юл казылган

Казанда метроның икенче линиясен төзү 41,1 млрд сумга төшәчәк.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-инфом», Эльза Кузнецова). Казанда төзелә торган метроның икенче линиясендә — «Айсылу» һәм «Ләйсән» комплекслары беренче өч чакрымны казыды. Ул дүрт метро станциясеннән торачак. Мэрия аппарат киңәшмәсендә төзелеш турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде.

Рәхимов сүзләренә караганда, 2020 елның апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин ярдәме белән «Икеа» сәүдә үзәге каршындагы станциядән Фучик һәм Ломжинская урамы киселешендәге станциягә кадәр сул перегон тоннеле төзелә башлады. «Айсылу» исемендәге тоннель комплексы тишү эшен башлады.

Шул ук елның октябрендә «Ләйсән» исмендәге икенче комплекс уң як тоннель буенча старт алды. «Бу ике станция арасындагы озынлык 2220 метр. Бүгенгә алар тарафыннан 1710 метр һәм 1485 метр узылды», — дип сөйләде спикер.

Фучик һәм Ломжинская урамы киселешендәге икенче станциядә метро юлы нигезенең бер өлешен ясый башлаганнар. Шулай ук Фучик урамындагы базарны җимерү мәсьәләсе хәл ителә. Завойский белән Кол Гали урамы арасындагы өченче станциядә урам коммуникацияләрен алып чыгу эшләре дәвам итә, уң як юлда троллейбус һәм яктырту линиясен тоташтыру эше алып барыла.

Фучик һәм Зорге урамындагы дүртенче станциядә шулай ук урам коммуникацияләрен алып чыгу эшләре дәвам итә, быел башка эшләр планлаштырылмый.

Беренче участокта өч перегон җилләтү җайланмасы, бер су үткәрү җайланмасы төзү каралган. Барлык эшләрне тәмамлау срогы — 2027 елның августы дип билгеләнгән.

«Төзелеш катлаулы булачак, чөнки барлык станцияләр дә Фучик урамының юл өлешендә урнашкан, һәм төзелешне барлык юллар төзекләндерелгәннән соң гына дәвам итәргә мөмкин», — дип йомгаклады Марат Рәхимов. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда метроның икенче линиясен төзү 41,1 млрд сумга төшәчәк.