Башкортстанда халыкның бер өлешенә үзизоляция режимына күчәргә киңәш ителде

Роспотребнадзор белгечләре хроник авырулары булган кешеләрне мөстәкыйль рәвештә үзизоляция режимына күчәргә чакырды.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хроник авырулары булган кешеләргә мөстәкыйль рәвештә үзизоляция режимына күчәргә киңәш итте.

«Моннан тыш, прививка ясату өчен сәламәтлек буенча чикләүләре булган гражданнар, нигездә, хроник авырулары булган кешеләр. Беренче чиратта, әлеге кешеләргә, сезонлы респиратор инфекцияләр һәм Covid-19 белән авыручылар арту чорында изоляция режимын сакларга киңәш ителә», — диелә ведомство сайтындагы хәбәрдә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 4 октябрьдән Башкортстанда яңа коронавирус чикләүләре үз көченә керде. Кайбер оешмаларга бары тик коронавируска каршы ясатылган вакцинация сертификаты, 6 ай әлек коронавирус белән авырган дигән белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән генә кереп булачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда да коронавирус инфекциясе таралуны киметү буенча яңа чикләүләр кертергә планлаштыралар.

Чаллыда эпидемиологик вәзгыятьнең начарлануы аркасында барлык массакүләм чаралар да гамәлдән чыгарылган.

Шулай ук Covid-19 таралу сәбәпле Чувашия Республикасында гражданнар катнашында үткәрелергә тиешле массакүләм чаралар тыелган.