Азнакайда көзге хәрби чакырылыш башланды

Бу көздә районнан сиксәнгә якын егет хәрби хезмәткә китәчәк.

(Азнакай, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Мак», Резеда Шәрипова). 1 октябрьдән Азнакай хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшен башлады. Бу көздә районнан сиксәнгә якын егет хәрби хезмәткә китәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Комиссия үтүчеләрнең барысы да армиягә барырга әзер икәнлекләрен белдерде.

«Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим. Анда ныклы чыныгу аласың», — ди Рузил Дәүләтшин

Комиссиягә туганы Василий Морзаев белән килгән. Василий үзе разведкада, аннан махсус билгеләнештәге частьта хезмәт иткән, шуңа күрә армия тормышы белән яхшы таныш. Булачак солдатка киңәшләрен дә биргән.

Арада хәрби юнәлештә белем алучылар да бар. Нияз Поликов техникумда хәрби-техник кадет корпусын тәмамлаган.

Азнакай хәрби комиссариаты бушка ДОСААФ аша армиягә китәсе егетләрне «С» категорияле шоферлыкка укыта.

«Шоферлар армиядә аеруча кирәк. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасыннар иде. Анда бер ел стаж туплап кайтачаклар һәм яңадан эшкә урнашырга да җиңелрәк булачак», — ди хәрби комиссар Рәдиф Камалеев.