Алабугада табигатьне саклау законнарын бозуның йөз очрагы ачыкланган

Барлык хокук бозулар буенча 281,5 мең сумлык штраф салынган.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның сигез аенда Алабуга районының махсус сакланыла торган табигый территорияләрендә йөз тәртип бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта «Нова Кама» газетасы яза.

«Нижняя Кама» паркы директорының фәнни эш буенча урынбасары Юлия Лукьянова барлык хокук бозулар буенча 281,5 мең сумлык штраф салынуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 20 беркетмә, законсыз балык тоту һәм ау өчен дүрт беркетмә, табигый комплексларны законсыз төзү, пычрату, законсыз урнашу, гражданнар һәм транспорт йөргән өчен 76 беркетмә төзелгән.

Административ җаваплылыкка 84 кеше (шуларның өчесе — вазифаи зат) тартылган. Аларга паркның табигый комплексларына китерелгән зыянны кайтаруга барлыгы 253,5 мең сумлык тугыз дәгъва белдерелгән.

Янгын куркынычы янаган чорда Танай болыннарында барлыгы 11 га мәйданда коры үлән янган. Янгын кеше факторы аркасында чыккан.