Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә «УАЗ» машинасының яңа модельләрен сынап карады

Идел буе төбәкләре башлыклары, округта туризмны үстерү перспективалары хакында фикер алышу өчен, Казанга җыелды.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында Ульяновск автомобиль заводының яңа модельләрен - «УАЗ Патриот» һәм «УАЗ Хантер Экспедиция» машиналарын сынап карады. Республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган.

«Яхшы машиналар!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов видео астына.

Бу минутларда Казан Ратушасында туризмны үстерү мәсьәләләре буенча округ советы утырышы уза. Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрә. Утырышта Идел буе төбәкләре җитәкчеләре, федераль ведомство вәкилләре катнаша.

Бүген шулай ук Казан Ратушасы каршындагы мәйданчыкта «Соллерс» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән автомобильләр күргәзмәсе оештырылды. Кунаклар күргәзмәдә тәкъдим ителгән техника, аерым алганда, төрле вариантларда (мәктәп автобусы, ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һ.б.) җиһазландырылган «Фонд Транзит» машинасы белән танышты.

Биредә шулай ук «УАЗ» автомобиленең төрле модельләре тәкъдим ителгән иде.