Миңнеханов Идел буе федераль округында круиз туризмы проблемалары турында әйтте

Круиз сәфәрләрен үстерүгә шулай ук яңа суднолар төзүнең югары бәясе һәм эчке су юлларының инфраструктура чикләүләре дә комачаулый.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында круиз туризмын үстерүгә комачаулаучы факторларны атады. Бу хакта ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршындагы совет утырышында сөйләде.

«Бүген Идел буе федераль округында круиз туризмы үсеше кайбер факторлар белән тоткарлана. Беренчесе - круиз судноларының искергән флоты һәм аны яңартуның канәгатьләнмәслек темплары. Пассажир суднолары совет чорында ук төзелгән. Аларны эксплуатацияләүнең уртача срогы - 43 ел», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Идел буенда Россия тарихында беренче тапкыр яңа круиз пассажир суднолары төзелә. Бу - Горький исемендәге Татарстан заводының «Чайка» шәһәр яны пассажир судносы, Түбән Новгородта төзелгән «Золотое кольцо» теплоходы һәм «Валдай» проекты суднолары. Әмма, әйтик, Түбән Новгородта төзелгән «Мостай Кәрим» теплоходын Урта Иделдә түгел, ә Мәскәү – Санкт-Петербург участогында файдалану планлаштырыла.