4 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Россиядә Туризм министрлыгы оештырырга тәкъдим итте, бу шимбәдә узачак ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

Бу шимбәдә узачак ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар / 14 сентябрьдә башланган көзге ярминкәләр республика башкаласында, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрь һәм Усаклы бистәләрендә үткәрелә.

Миңнеханов Ростуризм башлыгы белән Татарстанда туризмны үстерү хакында сөйләште / Казанда туризмны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы узачак.

Төркиядә ял итүче Казан гаиләсендә җитлекми туган кызны башкалабызга кайтардылар / «Казан» аэропортында сабыйны, алга таба хастаханәгә салу өчен, махсуслаштырылган неонаталь бригадага тапшырдылар.

Чувашия башлыгы: Татарстан туризмны үстерүдә бик нык алга китте / Марий Эл, Чувашия һәм Татарстан туристларны җәлеп итү буенча тырышлыкны берләштерергә тиеш, диде Михаил Игнатьев.

Камал артистлары Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын ача / "Әтәч менгән читәнгә" спектакле Санкт-Петербургтагы Александринский театры сәхнәсендә куелачак.

«Зенит-Казан» клубы дөнья чемпионатына чакыру алган / Казан клубы дөнья чемпионатында бишенче тапкыр катнашачак.

Профсоюзлар федерациясе рәисе: Эш атнасы 4 көн булса да, акча кимергә тиеш түгел / ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, эш көненең озынлыгы артырга тиеш түгел.

Татарстан Президенты Россиядә Туризм министрлыгы оештырырга тәкъдим итте / Әлеге тармакта мөстәкыйль хакимият органнары Идел буе федераль округының ике төбәгендә (Татарстан Республикасы һәм Саратов өлкәсе) генә бар.

Рөстәм Миңнеханов: 2018 елда Идел буе федераль округында 9 миллион турист булган / Бер көнлек экскурсияләрне дә исәпкә алып, федераль округ кунакларының саны 14 миллион кешедән артып киткән.

Яшел Үзән фермерлары халыкны үзләренә бәрәңге җыеп алырга чакыра / Бәрәңгене трактор чыгара, ә кирәк әйберләрне – чиләк һәм капчыкларны үзегез белән алып килергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: «Бөек Идел юлы» проекты «Россиянең Алтын боҗрасы»на тиң була / Идел елгасы буйлап уза торган маршрут Идел буе федераль округының 14 субъекты аша узачак.

Татарстан китап нәшрияты басмалары Ташкентта Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде / Күргәзмәдә Бөек Британия, Германия, Казахстан, Төньяк Корея, Кыргызстан, Россия, Төркия һәм Үзбәкстан нәшриятлары катнашкан.

Туфракны известьлау чаралары өчен төбәкләргә 1 млрд сум акча бүлеп бирелә / Татарстан - туфракны известьлау юнәлешендә Россиядә алдынгыларның берсе.

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә / Иртәгә көндез республикада 19 градуска кадәр җылытачак.