Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә

Район буенча барлыгы 5950 кешегә прививка ясалырга тиеш.

(Яңа Чишмә, 4 октябрь ,"Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә - 1 октябрьгә 3 меңгә якын кеше прививка ясаткан.

- Район буенча барлыгы 5950 кешегә прививка ясалырга тиеш, - ди РҮХ баш табибы Рәфис Вафин. - Ул гриппка каршы төп профилактик чара булып тора.

Барлык балаларга да, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, йөкле хатын-кызлар, студентлар, призывниклар, хроник авырулы һәм 60 яшьтән узган кешеләргә прививка ясалырга тиеш. Аларга ул бушлай ясала. Районга 3400 гә якын вакцина кайтарылган һәм, алда атап үтелгәнчә, аның 3000-е инде ясалган.

Прививканы түләп тә ясатырга була, моның өчен РҮХ дә прививкалар ясала торган кабинетка һәм урыннарда ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк,