Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималын җиткерә

Иртәгә Татарстанда көчле җил чыгарга мөмкин

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылу ихтималын җиткерде.

Синоптиклар китергән мәгълүматларына караганда, 5 октябрь иртәсендә һәм көндез Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, көньяктан искән җилнең секундына 16 метрга җитеп көчәюе мөмкин.

Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә – +3..-2, көндез +7..+12 градус булачак.