Римма Ратникова Татарстанның журналистика ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

Журналистлар союзы җитәкчесе ветераннарның республика үсешенә керткән өлешен ассызыклады.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Өлкәннәр атналыгы уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте. Матбугат өлкәсе ветераннарын бәйрәм белән республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар Союзы рәисе Римма Ратникова котлады., - дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Үз чыгышында Ратникова матбугат хезмәткәрләренең һәрвакыт республика вакыйгалары эчендә кайнавын белдерде. «Без иҗади союзыбызның зур юбилеена әзерләнәбез. 2008 елда журналистлар берләшмәсенә 100 ел тула. Ул 1918 елда Казанның өч әйдәп баручы өч газета редакциясе тәкъдиме белән оешкан һәм үз рәтләренә иң актив матбугат вәкилләрен берләштергән», - дигән ул.

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Журналистлар союзы җитәкчесе аларның республика үсешенә керткән өлешләрен ассызыклады. «Бүген биредә газета һәм журналларда, телевидение һәм радиода эшләүчеләр җыелган. Сезнең өлешкә үзгәртеп кору, Татарстанның икътисади үсеш еллары туры килде. Һәм сез әлеге хәрәкәттә турыдан-туры катнаштыгыз, авырлыкларны һәм килеп чыккан мәсьәләләрне күрсәттегез, уңышларны һәм күрсәткечләрне яктырттыгыз», - дигән ул. 

Республиканың массакүләм мәгълүмат чарасы ветераннарына рәхмәт белдереп, Римма Ратникова аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ел юбилярларына истәлекле бүләкләр тапшырды.