Марат Зарипов Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары халык белән 5 октябрьдә очрашачак.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Очрашу 5 октябрьдә узачак.

М.Зарипов 14.00 сәгатьтән Казанның Киров районы буенча тикшерү бүлегендә (25 Октябрь ур., 4) кабул итәчәк. Өстәмә мәгълүматны (843) 221-74-14 телефоны аша алып була, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.