Казан студентлары 24 литрдан артык кан биргән

Донор акциясе “КФУның игелекле эшләр марафоны” кысаларында үтте.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Казан Идел буе федераль университетының 100 дән артык студенты бүген донор акциясе вакытында 24 литрдан артык кан тапшырды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Акцияне "КФУның игелекле эшләр марафоны” кысаларында Республика кан үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган.

Республика кан үзәге хезмәткәрләре яшьләрнең югары активлыгын билгеләп үтә.