Казан педагогы Алмаз Хәмидуллин “Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә финалга чыкты

Абсолют җиңүче соңгы этаптан соң билгеле булачак.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ").  Казанның Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыкты. Бәйгенең иң көчле бишлегенә ул Сочида үткән этап нәтиҗәләре буенча керде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казан укытучысы белән бергә финалага Санкт-Петербургның 116-нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илья Демаков, Сембер өлкәсе Димитровград шәһәренең Ульян дәүләт технология университеты каршындагы 16-нчы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Мингачева, Самараның Советлар Союзы Герое Г.П.Губанов исемендәге 132-нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең математика укытучысы Владимир Пономаренко һәм Мәскәүнең 171 номерлы мәктәбенең биология укытучысы Иван Смирнов чыккан.

Мәскәүдә аларны бәйгенең соңгы этабы – Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева катнашындагы “Мәгариф сәясәтчеләре түгәрәк өстәле” көтә. Түгәрәк өстәл финалга чыгучыларның лидерлык потенциалын билгеләргә ярдәм итәчәк. Сынау барышында конкурсантлар мәгариф үсешенең стратегик юнәлешләрен аңлауларын күрсәтергә, мәгърифәт җәмәгатьчелегенә булган проблемаларны чишүнең конструктив юнәлешләренә үзләренең карашларын тәкъдим итәргә тиешләр.

“Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе Дәүләт Кремль сараенда Укытучы көненә багышланган концертта игълан ителәчәк, дип хәбәр итә “Учительская газета” .