Азнакайда яшьләр форумы узды

Район башлыгы яшьләребезнең төрле өлкәләрдә керткән өлешенә, ирешкән уңышларына бәя бирде.

(Азнакай, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Яшьләргә ният-максатларын тормышка ашыруда, үз эшләрен ачып җибәрүдә, иҗтимагый эшчәнлектә, гомумән, актив тормыш алып баруда районда шартлар тудырылганмы? Монда аларга нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Бүген егет-кызларыбызның үзләрен ни борчый? Алар киләчәккә нинди планнар белән яши? Узган атна ахырында үткән яшьләр формуында менә шушы сораулар җавапларын тапты, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Форумга җыелган егетләр-кызлар әүвәл җирлегебездәге сәнәгать мәйданчыклары белән танышты. Үзенең биләмәсендә “Фривей” җитәкчесе Рамил Шәйхлисламов брусчатка, бетон ясау цехларында эш барышы, азнакайлылар өчен тудырылган яңа эш урыннары, районнан һәм хөкүмәттән булган кайгырту-ярдәм, субсидияләр алу тәртибе хакында аңлатып үтте. Аның сүзен семинарның пленар өлешендә дәвам итеп, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген уңышлы дәвам иткән Руслан Шакиров та тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашты. Аларның кызыклы фикерләре, файдалы киңәшләре егет-кызларга ниятләрен гамәлгә ашыруда бик тә ярап куяр.

–Үз бизнесын, эшен башлап җибәрергә теләге булганнарга мөмкинлекләр җитәрлек. Андыйларны хуплыйбыз, ярдәм итәргә дә әзербез. Районда сәнәгать мәйданчыклары әнә шул максаттан булдырылды да, –диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Хөкүмәт субсидияләре һәм муниципаль программалар турында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге начальнигы Лариса Дәүләтшина тагын да тәгаенләп сөйләп үтте.

Район башлыгы яшьләребезнең төрле өлкәләрдә керткән өлешенә, ирешкән уңышларына бәя бирде, әле хәл итәсе проблемаларны ассызыклап, лидерлар алдына бурычлар куйды.

–50 оешма-учреждениедә, 27 авыл биләмәсендә яшьләр лидерлары бар һәм аларның күбесе егет-кызларны бер йодрыкка туплап, яхшы гына эшли, – диде хисап чыгышында яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов. – Әмма “Горизонт”, ЛУТР, теплица, урманчылык хуҗалыкларында, Чалпыда алар әле дә булса билгеләнмәгән һәм инде яшьләр тормышының җанлылыгы шул дәрәҗәдә генә.

Идарә җитәкчесе райондагы яшьләр сәясәтенең мөһим аспектларына тукталды. Чараларның яңа формаларын эзләүләренә, яшь буынга патриотик, әхлакый, экологик тәрбия бирүгә, хезмәтне саклауга, эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, волонтерлык хәрәкәтен җәелдерүгә, авыл яшьләренең тормышын җанландыруга әһәмиятнең артуына басым ясады.

Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева яшьләр өчен вакансияләр, бүгенге хезмәт базары торышы, Лениногорск политехник көллияте филиалы директор урынбасары Зенфира Мифтахова үзләрендәге белгечлекләр хакында мәгълүматлар бирделәр. Актүбә бистәсе һәм аграр яшьләр оешмасы лидерлары Анастасия Прохорова һәм Гөлназ Исламованың креатив карашлы чыгышлары, тәкъдим –фикерләре дә яшьтәшләрендә зур кызыксыну уяткандыр, диелә район хәбәрендә.