4 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә энергетика форумында катнашты, мәктәпләрдә өченче сменалар бетереләчәк, Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә.

Путин 2018 елда Президентлыкка үз кандидатурасын кертүне әле хәл итмәгән/ Дәүләт башлыгы постына дәгъва кылган төп кандидатлар үз программаларын декабрьдә тәкъдим итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов халыкара энергетика форумында панель дискуссиясендә катнашты/ Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Россия укучылары өч ел эчендә ике сменалы укуга күчәчәк/ Вице-премьер Ольга Голодец өченче смена проблемасын җитди демографик үсеш белән аңлата.

Сургут татарлары өчен ана теле курслары эшли башлый/ Якшәмбе мәктәбендә укырга теләүчеләргә яшь ягыннан чикләүләр каралмаган.

Ринат Закиров: Гомер буе татар хатын-кызының рух ныклыгына хәйран калып, шуны татып яшим/ Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” берлеге кичә Казан тамашачысына яңа форматлы үзенчәлекле проект тәкъдим итте.

Халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтелә/ К.Тинчурин теарында Татарстанның халык артисты хөрмәтенә "Алтын көз" спектакле күрсәтеләчәк.

Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималын җиткерә/ Иртәгә Татарстанда көчле җил чыгарга мөмкин