Яшел Үзәндәге яңа үзәк елга инсульт кичергән 600-700 кешегә ярдәм итәчәк

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы үзәк район хастаханәсе нигезендә кан тамырлары авырулары булган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтә торган муниципальара үзәк ачылды

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Яшел Үзән муниципаль районы үзәк район хастаханәсе нигезендә кан тамырлары авырулары булган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтә торган муниципальара үзәк ачылды. Тантанада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Батин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнаштылар.
“Бүген Яшел Үзәндә инсульт кичергән кешеләргә ярдәм күрсәтүче чираттагы – унынчы үзәкне ачу – безнең өчен зур вакыйга. Кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен камилләштерү программаларын тормышка ашыруда без инде югары нәтиҗәләргә ирештек. Моңа кадәр Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары бу программага кермәгән иде. Ниһаять, комплекслы программага бу районнарны да кертә алдык. Монда федераль үзәк, республика хөкүмәте һәм җирле хакимиятнең өлеше зур. Билгеле булганча, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очраклары саны Россиядә һәм республикада 65 процент белән исәпләнә. Хәзер бу авыруларга каршы көрәшү өчен җитди механизмнар булдырыла. Бу үзәк Яшел Үзәндә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүдә беренче адым булачак. Ел ахырына районда балалар һәм өлкәннәр өчен зур сырхауханә ачарга да ниятлибез”, - диде министр.
Тантанада әйтелгәнчә, үзәк Яшел Үзәндә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү Концепциясен тормышка ашыру кысаларында ачыла. Концепцияне төзү башында ““Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” генераль директоры Радик Хәсәнов тора. Аңа Айрат Фәррахов рәхмәт сүзләрен ирештерде. Үзәкне ачу тантанасы хөрмәтенә министр үзәккә “Гиппократ анты”н бүләк итте.
Бүгенге көндә Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсе 160 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Шулай ук Югары Осланда яшәүче 17 мең кеше дә хастаханәдә дәвалана. Районда үлүчеләр саны күрсәткече – 1 мең кешегә 15,6ны тәшкил итә. Кан әйләнеше авырулары булган кешеләр саны 1 меңгә 37,4 белән исәпләнә. Узган ел гына районда 478 кеше инсульт кичергән. Бу авырудан үлүчеләр саны 10-14 процент белән исәпләнә. Кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметү максатыннан, узган елның ноябрендә үзәкнең реанимация блогы төзелә башлый. Үзәк 30 койкага исәпләнгән, шуларның 6сы – реанимация койкалары. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 80 миллион сумга яңа заманча җиһазлар сатып алына. Төзелеш эшләре 12 миллион сумга төшә. Октябрь ахырына үзәк ишегалдында ашыгыч медицина ярдәме машинасы керсен өчен пандус булдыру күздә тотыла. Биредә компьютер томографы, УЗИ җиһазы, күзәтү мониторлары бар. Реанимация бүлеге күпфункцияле караватлар белән җиһазландырылган. Быелның дүртенче кварталында җиһазларны эшләтер өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондында 4,5 миллион сум акча каралган. Елга үзәк табиблары Яшел Үзән һәм Югары Осланнан инсульт кичергән 600-700 авыруны кабул итә һәм дәвалый алачак.
Хастаханәнең баш табибы әйткәнчә, җитди очраклар килеп чыкканда, пациентны я Төбәкара клиник диагностика үзәгенең Баш үзәгенә илтәләр, я операция ясау өчен хирургларны районга чакыртып алалар. Моның өчен хастаханәдә алты операция залы бар. Үзәктә 22 табиб, 36 урта медицина хезмәткәре эшләячәк.
“Бездә тагын бер яңалык бар. Яшел Үзән районы икегә – Идел аръягы һәм Яшел Үзән зоналарына бүленгән. Идел аръягында яшәүчеләргә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен без реанимацион күчмә мобиль автомобильне эшкә җигәбез. Автомобиль инсульт кичерүчеләрне тиз вакыт эчендә үзәккә алып килү бурычын хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - диде баш табиб.