Урыссу ГРЭСын ябарга ярамый

Бу хакта башкарма комитет каршында оештырылган энергетика комиссиясе әгъзалары киңәшләште

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Ютазы муниципаль районының Урыссу бистәсендәге ГРЭСны ябу, яисә яңарту хакында район башкарма комитеты каршында оештырылган энергетика комиссиясе әгъзалары киңәшләште, дип хәбәр итә “Ютазы таңы”.
Билгеле булуынча, ГРЭС - бюджет барлыкка китерүче предприятие һәм һичшиксез, район өчен кирәкле, әмма бүгенге көндә ул мораль искергән һәм электр энергиясен җитештерү планында табышлы түгел. Әмма эшчәнлекнең бу юнәлешен туктату, район үзәге тәэмин ителгән җылылык җитештерүне дә бетерү дигәнне аңлата. Шуңа күрә, күптән түгел районга визит белән килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итүнең альтернатив чыганагын эшләргә күрсәтмә бирде. Энергетика министрлыгында узган киңәшмә барышында исә инвестицион проект тәкъдим ителде, аңа ярашлы "КЭР-Холдинг" идарә компаниясе газ-генератор җайланмасын куюга 1 млрд 200 млн сум инвестицияләр салырга тиеш, бу бистә энергосистемасына ГРЭС тәэминлегенә бәйле булмаска һәм электр станциясе ябылган очракта да бистәне энергия белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әмма, икенче яктан, әлеге проектны тормышка ашыру һичшиксез электр станциясен ябуга китерәчәк, бу уңай социаль-икътисади нәтиҗәләргә караганда, күбрәк киресен тудырачак.
Комиссия утырышында чыгыш ясаган ГРЭС вәкилләре сүзләренә караганда, проект тормышка ашырылган очракта, станциянең киләчәктә эшләве икътисади яктан файдасызга әвереләчәк, ә аны ябу 250гә якын грэслыны - югары класслы тар даирә белгечләрен эштән азат итүгә китерәчәк, аларга районда профиль буенча эш табу шактый авыр булачак. Моннан тыш, үз производство процессларында бүген ГРЭС тәэмин иткән парны файдаланучы предприятиеләр зыян күрәчәк - альтернатив газ-генератор җайланмасы пар җитештерүне күздә тотмый. Электр станциясе белгечләре фикере буенча, кышкы чорда бистәне җылыту өчен билгеле куәтлектәге альтернатив җайланманың көче җитмәскә дә мөмкин һәм ул инвестицион яктан кызыксындыргыч булудан туктаячак, чөнки Урыссу ГРЭСы кебек электр станциясе районда киләчәктә зур энергия ресурсларын таләп итүче яңа производстволар ачарга мөмкинлек бирә. “Урыссу ГРЭСы ТГК” генераль директоры Айдар Галләмов станцияне модернизацияләү һәм яңадан җиһазлауда шәхси инвестицион проект башларга вәгъдә итте. Шуңа да карамастан, бистәне җылылык белән тәэмин итүнең альтернатив чыганагы варианты көн тәртибеннән алынмый. Әгәр дә ГРЭС модернизацияләүгә акча салмаса, “КЭР-Холдинг” тәкъдим иткән альтернатив энергетик җайланмаларны урнаштыру бистәне җылылык белән тәэмин итүнең бердәнбер мөмкинлеге булачак.