Республика вожатыйлары “Пирамида”га җыела

6 октябрьдә биредә Татарстан студентлары педагогик отрядларының Ι фестивале узачак

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). 6 октябрьдә “Пирамида”да республиканың иң яхшы вожатыйларын хөрмәтләячәкләр. Биредә Татарстан студентлары педагогик отрядларының Ι фестивале узачак.
Тәүге фестиваль Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән педагоглар отрядларын, шулай ук узган җәйдә Краснодар краендагы “Энергетик”, “Жемчужина России” балалар лагерларында эшләгән “Импульс” һәм “Жемчужина” җыелма күчмә отрядларын үзенә җыячак. Республика студентларының хезмәт отрядлары штабы җитәкчелеге тантанада алар арасыннан иң-иңнәрне билгеләп үтәчәк. Бүләкләр студентлар хезмәт отрядларының муниципаль штаблары арасында да бүленә.
Бу көнне “Пирамида”да узачак зур концерт кысаларында һәр отряд үз эшләренең иҗади презентациясен дә тәкъдим итәчәк.