420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыда, Татарстан һәм Беларусь республикалары арасында төзелгән килешү кысаларында, МАЗ-206 автобусларын тәкъдир иттеләр, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрчеләре.
72 кеше сыйдырышлы бу автобус тулысынча Европа стандартларына туры килә: матур, уңайлы, электрон табло һәм пандус белән җиһазланган. “Шәһәргә мондый 100 автобуска заказ бирергә мөмкин”, – ди бу уңайдан транспорт идарәсе башлыгы Марат Хафизов.