Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итәчәк

Гражданнар, алдан язылу буенча, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә көндезге сәгать икедән кичке алтыга кадәр кабул ителәчәк

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ТР Үзәк сайлау комиссиясендә гражданнарны кабул итәчәк. Аларга ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар уздыру чорында гражданнарның сайлауга булган хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнар, алдан язылу буенча, көндезге сәгать икедән кичке алтыга кадәр кабул ителәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 292-56-42 (ТР Үзәк сайлау комиссиясендә эшләүче “кайнар элемтә” телефоны) һәм 518-29-45 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил телефоны).