Вилле Хаапасало Хельсинкида Татарстан турында фильм тәкъдим итте

Ун серияле тапшырулар циклын Kalastus TV фин медиаплатформасында карарга була.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Танылган фин-рус актеры һәм продюсер Вилле Хаапасало Финляндия башкаласы Хельсинкида беренче тапкыр Татарстан турындагы фильмын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.Хаапасало сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган һәм үзенең сәяхәте турында сөйләгән. Ул Татарстанның кызыклы урыннарын йөреп чыгу төшерү төркеменең ике атна сарыф итүен сөйләгән.Шул ук вакытта, актерны “төбәктәге күп мәдәниятлелек һәм төрле милләтләрнең, диннәрнең һәм телләрнең дус булып янәшә яшәве” кызыксындырган, диелә хәбәрдә.Фильмны быелның 23 июненнән 3 июленә кадәр төшергәннәр. Төшерү төркеме Чәкчәк музеенда, “Том Сойер Фест”та, “Валда шинясь” мордва мәдәнияте фестивалендә, “Биосфера-фиш” балык үрчетү комплексында, “Чиста болыннар” һәм “Спас” тыюлыкларында булган.Ун серияле циклны Kalastus TV яңа фин медиаплатформасында карарга мөмкин.