Октябрьдә Дәүләт Думасында Башкортстан көннәре узачак

Россия парламентының түбәнге палатасы бинасында Башкорстан казанышлары күргәзмәсе оештырылачак.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Октябрьдә Дәүләт Думасында Башкортстан көннәре узачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Республиканың Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев сөйләгәнчә, Россия парламентының түбәнге палатасының Охотный рядтагы бинасында Башкортстан казанышлары күргәзмәсе оештырылачак.

Чараның форматы март аенда Федерация Советында узган Башкортстан көннәреннән аерылачак.