420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында реконструкция эшләре барышында аның оригиналь фасадын яңартачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Объект сакланачак, хәзерге вакытта иске туфны шундый ук яңасына алмаштыру эшләре бар”, - диделәр ведомствода.
Үзәк бинасы В. И. Ленинның Үзәк музее филиалы өчен 1988 елда төзелгән. Бинаның проектын танылган архитектор Анатолий Полянский эшләгән. Ул совет модернизмы рухында, кызыл туфтан төзелгән.