420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була / “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына бәйгеләр оештырыла.
Эшмәкәр Фәнир Галимов Башкортстанның Төмәнәк авылында яңа мәчет салдырган / Җиденче сентябрьдәге “Ак өмет” мәчете ачылышына Тәлгать Таҗетдинның килүе көтелә.
Россиядә Әбү Хәнифәнең «Васыяте»нә шәрехләр рус телендә дөнья күрде / Китапның тиражы – 3 000 данә. Аны "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетендә сатып алырга мөмкин.
WorldSkills Kazan 2019 үткәрелү сәбәпле, КФУда укулар 16 сентябрьдә башлана / Студентларны урнаштырыр алдыннан Универсиада Авылында санитар эшләр башкарыла.
Әстерхан татар оешмасы рәисе Иван Грозныйга һәйкәл куюга каршы булуын белдерде / Әнвәр Алмаев фикеренчә, ерткычлыклар эшләве белән билгеле шәхескә һәйкәл кую дөрес түгел.
Суд Илһам Шакировның фатирын апасына бирмәскә дигән карар чыгарган / Татарстан Югары суды Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы эшне карап, фатирны Хаҗиевта калдыру карары чыгарды.
Болгар ислам академиясендә беренче мәртәбә докторлык диссертацияләре якланачак / Диссертацияләр башлыча гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашты / Дәүләт Советы Рәисе завод эшчәнлеген уңай бәяләде.
Дары заводын Казаннан 2027 елда күчерергә планлаштыралар / Оешмадагы җитештерүнең бер өлеше Татарстан башкаласында консервацияләнәчәк.
Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды / Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты.
Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында грант өчен бәйге җиңүчеләре билгеле / «Файзә», «Тулпар» һәм «Май», «Союз», «Алан» һәм «Заготовитель» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары грант алачак.
Минзәлә районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр / “Кыр батырлары”ның күбесе 200 тоннадан артык ашлык суктырган.
Сарманда Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында яңа фестивальгә йомгак ясалган / Эшмәкәрләр Илдар белән Миләүшә Гамировлар гаиләсе Илһам Шакировка багышлап “Сарман сандугачы” фестивален оештырган.