Мәскәү татарлары Штабы яшьләрне зур Корбан ашына чакыра

Бу кичтә яшьләр шагыйрь Әхмәт Саттарны, җәмәгать эшлеклесе Орхан Джамальне һәм татар җырчысы Хәния Фәрхине искә алачак.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). 5 сентябрьдә Мәскәү татарлары Штабы резиденциясендә яшьләр өчен зур Корбан ашы уздыралар. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада татар автономияләре, Мәскәү студентлары клублары рәисләре һәм активистлары, шулай ук төрки халкы вәкилләре катнаша. Корбан ашының максаты – беренче курс студентларын һәм югары уку йортлары яшьләрен Мәскәү татар җәмгыятьләре белән таныштыру һәм ислам нигезләрен аңлату.

Корбан ашы барышында яшьләрне таныштыру була, викторина, дини мәсьәләләр буенча лекция уздырыла. Бу кичтә яшьләр шагыйрь Әхмәт Саттарны, җәмәгать эшлеклесе Орхан Джамальне һәм татар җырчысы Хәния Фәрхине искә алачак.

Бәйрәм ашы 19.00 сәгатьтә башлана.