4 сентябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды, Татарстанда урып-җыю эшенең 72 проценты төгәлләнгән

Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юллады. Россия Президенты билгеләп үткәнчә, академия илебездә ислам дини мәктәбе традицияләрен торгызуны максат итеп куя.

Рөстәм Миңнеханов: Бу көн тарихыбызда калыр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен ачу тантанасында академиянең әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиешлеген әйтте.

Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды. Академиядә 27 магистрант һәм 9 докторант белем алачак.

Минтимер Шәймиев: Без тарихи вакыйганың шаһитлары. "Ислам мәгарифенең башында торган академия кирәк", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе ачылыш тантанасында.

Татарстанда урып-җыю эшенең 72 проценты төгәлләнгән. Иң мул уңыш – Зәй районы кырларында.

Татарстанда 140 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Республикада барлыгы 1 559 200 кешегә прививка ясау күздә тотыла.

Динә Гарипова илнең төп сәхнәсендә булачак концертына чакыра. "Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе концерты 2017 елның 7 октябрендә Дәүләт Кремль Сараенда узачак.

“Татмедиа”ның бүләген Башкортстан журналисты отты. «Язылган өчен телевизор» акциясе җиңүчесе Илдус Фазлетдиновка “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова телевизор тапшырды.