Ригадан Рамил КАДЫЙРОВ:

“Ана теле” онлайн проекты аша татар теле нечкәлекләрен өйрәнәм – аны гамәлгә куючыларга рәхмәт”

Якын арада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Латвия дәүләтенең Рига шәһәрендә гомер кичерүче татар гаиләсе әгъзалары – Фәнил Кадыйров, аның улы Рамил Кадыйров һәм кызы Фәния Кадыйрова булып китте. Бизнесны үстерүдә маркетинг хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнүче шәхси гаилә фирмасы булган Кадыйровлар Риганың “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте активистлары да. Алар безгә үз төбәкләрендәге татарлар, мөселманнар тормышы, үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләп, фикерләре белән уртаклашты. Тумышы белән Башкортстаннан, милләте белән татар булган гаилә башлыгы Фәнил әфәнде балалары белән һәрвакыт әти-әнисе янына кайтып йөргән. Туган җирендә соңгы тапкыр дүрт ел элек булган. Фәнил әфәнденең Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да туганнары бар. Яр Чаллыга аның бертуган абыйсына кунакка кайткалаганы булган.

Хөрмәтле милләттәшләр, Казанга нинди максат белән килдегез?

Фәнил К. Казанга махсус 30 нчы августка тәгаенләп, Татарстан көнен бәйрәм итү тәртибе белән танышырга килдек. Үзебездә Рига бәйрәме көнен һәрвакыт билгеләп үтәбез, шуңа Татарстан белән чагыштырасыбыз килде. Аннан милләттәшләребез белән дә аралашуга сусадык. Яр Чаллыда абыем яши, анда барып кайтырга да исәп бар. Монда, Казанда танышларыбызда тукталдык.

Рамил К. Минем Казанга икенче мәртәбә килүем. Беренче тапкыр күптән түгел узган Бөтендөнья Татар яшьләре форумына делегат буларак килгән идем.

Ригадагы татар-башкорт җәмгыяте эшчәнлеге белән танышып китү кызыклы булыр иде...

Рамил К. Латвиядә 3 мең татар , 250-300 ләп башкорт яши, шуларның бер өлеше безнең оешмага тупланган. Безнең җәмгыять менә инде 25 елга якын вакыт Ригада мөселман зыяратларын тәртиптә тота. Мөселман зыяратлары булуы турында ишетеп, моңа гаҗәпләнүчеләр дә байтак. Ике мөселман зыяраты рәсми рәвештә инде 100 елдан артык элек теркәлгән.

Зөфәр Зәйнуллин рәислегендәге җәмгыятебез оешма әгъзалары, башка милләт вәкилләре өчен дә төрле чаралар оештыра. Анда якутлар, латышлар һәм башка милләт вәкилләре дә теләп килә.

Сездә әле Сабан туе да үткәрелә дип беләм...

Рамил К. Әйе, бездә Сабан туе бәйрәме дә уздырыла. Билгеле, ул Татарстанныкыннан аерыла. Бездә ат чабышлары булмый. Ә милли ризыклар, милли чыгышлар, спорт төрләре, көрәш – һәммәсе дә бар. Көрәшкә килгәндә, ул күбрәк һәвәскәрләр өчен дип әйтер идем. Теләге булган, кара-каршы көрәш алымнарын бераз чамалаган һәркем мәйданга чыгып, бил алыша ала. Чит илләрдән кунаклар килеп, милли бәйрәмебезне тамаша кылды. Аеруча татар осталарының чигү эшләнмәләрен бик ошаттылар, барысын да сатып алдылар. Татар артистларының, бию коллективларының чыгышын өлкән буын мөкиббән китеп тыңлады. Чыгышларның башка милләт халкына да кызыклы булуы читтән күренеп тора иде. Ауропаның яшьләр оешмасына, Татарстан җитәкчелегенә, шул исәптән Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәткән Әлмәт шәһәренең “Татнефть” җәмгыятенә аерым олы рәхмәт. Аларның ярдәменнән башка Сабан туен бу дәрәҗәдә үткәреп булмас иде. Мәйдан түрендә “Татнефть” ширкәте банеры эленеп торды ул көнне.

Безгә кайвакыт, әйтик, шул ук Сабан туена Татарстан һәм Башкортстаннан артислар килә. Әмма бу бик сирәк күренеш, шуңа күрә аларның килүе – безнең өчен бик зур бәйрәм.

Үзегездә татар сәнгать әһелләре бармы соң?

Рамил К. Әйе, төрле бәйрәмнәрдә өлкән буын вәкилләреннән торган “Чишмә” татар җыры һәм биюе ансамбле катнаша.

Ригада тагын нинди бәйрәмнәр оештырыла?

Рамил К. Чәкчәк бәйрәм оештырабыз, ул ел да “сәяхәт итә”. Мөгаен, быел Эстониядә булыр – бусы әлегә тәгаенләнмәгән. Яшьләр оештырган бу бәйрәмдә кызлар чәкчәк пешерүдә осталыкларын сыный, иҗади чыгышлар була, шагыйрьләр шигырь укый, биючеләр төрле милләт биюләрен башкара. Бу бәйрәм инде алты еллап үткәрелә.

Гаиләдә үзара татар телендә сөйләшәсезме соң?

Фәния К. Без гаиләдә рус, татар, латыш телләрендә аралашабыз. Өйдә татар, рус, латыш ризыгын да әзерлибез, татар, латыш җырларын көйләп йөрибез.

Андагы яшәүче татарлар Латвиягә күбесенчә ничек килеп эләккән?

Рамил К. Татарлар, нигездә, читән күченеп килгәннәр. Совет чорында Латвиядә бик яхшы уку йортлары бар иде, гыйлем алу нияте белән дә килеп, төпләнеп калучылар бар.

Фәнил К. Мин, шәхсән үзем, “КАМАЗ” заводы төзелгән елларда, яшь белгечләр сафына керергә теләп, Латвиягә өйрәнчек булып барган идем. Анда бер кыз белән таныштым. Өйләнеп, шунда төпләнеп калдым.

Җәмгыятегездә үзара мөнәсәбәтләр ниндирәк?

Фәнил К. Татар җәмгыятендә бер-беребезнең хәл-әхвәлен сорашып, бер-беребезгә булышабыз, үлем-җитемнәр булса, ярдәм итү – гадәти күренеш. Кыскасы, һәрвакыт аралашып яшибез. Күптән очрашкан юк, һичьюгы, аулак өй үткәрик, дип җыелышабыз. Татарлар белән бәйле очрашулар булса да, җыелышып фикер алышабыз.

Аз гына булса да татар телендә белем алу бәхете тәтедеме?

Рамил К. Юк, мәктәпләрдә татар телендә белем бирү бөтенләй юк. Дөрес, татар теленә өйрәтүче бер ханым бар, теләгән кеше аның өенә бара. Татар теленә өйрәтү өчен, 3-4 айга гына булса да берәр яшь белгеч тә сорап караган идек, әмма әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәде. Аллага шөкер, Интернет челтәрендә татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн проекты гамәлгә куелды. Аның әһәмияте бик зур, шәхсән минем өчен аның файдасы күп булды. Проектны гамәлгә ашыручыларга зур рәхмәт.

Татар милләтеннән буларак нинди проблемалар белән очраштыгыз?

Рамил К. Безнең балачакта кибетләрдә татар китаплары юк иде – шуңа тилмердек. Әле кичә Казанда да Бауман урамындагы кибеттә үзебезгә кирәкле татар әдәбияты таба алмадык – шуңа гаҗәпләндек.

Фәния К. Мин үзем фортепианода уйныйм, татар җырлары тупланган нота китабы алып, Ригада яшәүчеләрне татар музыкасы белән таныштырмакчы идем. Татар теленең мәдәниятен, музыка дөньясы аһәңнәрен ишеттерәсем килде.

Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәдә торасызмы?

Рамил К. Әлбәттә, аралашып торабыз, шул исәптән, яшьләр оешмалары белән дә. Мәдәниара багланышлар үсешен кайгыртабыз.

Сездә эшкә урнашу белән бәйле проблемалар бармы?

Рамил К. Бар, Латвия бит зур кризис кичерде, Латвиядән соңгы 4-5 елда 300 меңләп кеше китте. Ауропага күченеп киткән яшь татарлар да байтак булды. Банклар бөлгенлеккә төште. Кризис чорында Сабан туе да үткәрелмәде. Аллага шөкер, соңгы елда кризис шаукымы инде бераз тынды. Ә ул елларда бик авыр иде: лаеклы ялда булучыларның пенсияләрен бик кыскарттылар, хезмәт хаклары бик киметелде. Иң зур югалту – яшьләрнең китүе булды.

Латвиядә Ислам дине бәйрәмнәренә игътибар бармы?

Фәнил К. Мөселман диненнән булган барлык милләт вәкилләре бергә җыелып гыйбадәт кылабыз. Татарлар аеруча күп анда. Моның өчен иганәчеләр ярдәме белән бер йорт сатып алдык. Анда имам вәгазь укый, намазга басабыз. Җомга намазына да йөрергә тырышам. Яңа мәчет төзелеше турында да сүз йөри, анысын вакыт күрсәтер. Бездә дини бәйрәмнәргә игътибар бар.

Татарларны таныту өчен сездә ниләр эшләнә?

Рамил К. Бездә Латвия дәүләт радиосы бар, анда аена бер тапкыр ярты сәгать рус һәм татар телләрендә радиотапшыру эфирга чыга. Анда без төрле вакыйгалар турында мәгълүмат җиткереп, интервью язмаларын тыңлатабыз, татар телендә балалар өчен әкиятләр куела. Шушы сәфәребездән әйләнеп кайткач, Татарстан турында сөйләргә җыенабыз. 

Татарстанның “Ак Барс”, Башкортстанның “Салават Юлаев” хоккей командалары өчен җан атып яшибез.

Ригадагы милләттәшләр белән әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина үткәрде.