news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы үзәгендә барлык буын десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Район җитәкчесе һәйкәлне куюда зур ярдәм күрсәткән эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Әлки районы үзәгендә барлык буын десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды

(Әлки, 4 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районы үзәгендә Базарлы Матакта Россия Кораллы Көчләренең һава-десант гаскәрләре составында хезмәт итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Районнан бу данлыклы гаскәрләрдә хезмәт итеп чыныгу алган ир-егетләр бик күп. Хәтер аллеясында барлык буын десантчыларга багышланган һәйкәл төзү башлангычын нәкъ менә алар күтәреп чыкты да.

Стеланы ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, благочинный Андрей Зиньков, яшь гвардиячеләр һәм байтак ветеран-десантчылар катнашты.

«Һава-десант гаскәрләре армиядә иң авыр һәм җаваплы бурычларны башкаралар. Десантчы ветераннар яшьләргә үрнәк булып, аларны патриотлык рухында тәрбияләүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Иң мөһиме, десантчы егетләребез Кораллы Көчләрнең данлы традицияләрен саклау, аларны дәвам итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар. Аларга сәламәтлек, гаиләләренә бәхет, уңышлар телим», — диде Александр Никошин.

Район җитәкчесе һәйкәлне куюда зур ярдәм күрсәткән эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Зәңгәр беретлы һәм тельняшкалы кыю, көчле сугышчылар хөрмәтенә стела төзү инициативасы белән чыккан, аннан төзелеш эшләрен оештыруда актив катнашкан десантчы Владимир Ивановны, бу эштә аның ышанычлы ярдәмчесе булган десантчы Айнур Гибадуллинны район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән аның урынбасары Дарья Хәлилова бүләкләде.

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев десантчыларның иң катлаулы хәлләрдә куркусызлык, батырлык, Ватанга чиксез бирелгәнлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100