Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда «Аек авылларда» хәмер сатуны тыярга тәкъдим итәләр
Республикада халык карары буенча авылда хәмер сатуны тыю кертергә мөмкинлек бирә торган закон кабул ителгән.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Башкортстан җәмәгатьчелеге «Аек авыл» республика конкурсында җиңеп чыккан торак пунктларда алкоголь сатуны чикләү мөмкинлеге турында фикер алыша, дип яза «Башинформ».
Җиңүчеләргә ел саен 2 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр сертификатлар тапшырыла, аларны халык авылны төзекләндерүгә тота. Авылларны яңартуга җирле хакимият тә үз өлешен кертә.
«Кызганыч, аек дип табылган авылларда спиртлы эчемлекләр, шул исәптән „суррогат“ сату һәм куллану дәвам итә. Болай ярамый. Алар үз исемнәренә туры килергә һәм, чыннан да, аек булырга тиеш», — дип саный җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров.
Аның фикеренчә, проблеманы закон дәрәҗәсендә хәл итеп була. Башкортстанда халык карары буенча конкрет авылда хәмер сатуны тыю кертергә мөмкинлек бирә торган закон кабул ителде.
Әмма республиканың бер генә торак пунктында да, «Аек авыллар» ны да кертеп, мондый тыю каралмаган. 2019 һәм 2020 елларда конкурста җиңгән авылларда яшәүчеләр дә хәмер сатуны чикләү мәсьәләсе турында фикер алыша.
Аерым алганда, җыеннар Хәйбуллин районының Әбүбәкер авылында, Әбҗәлил районының Таштимер, Күгәрчен районында, Көергазы районының Якут һәм башка авылларда узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз