news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме булды

Бәйрәм 2016 елда ачылган мул сулы Нурзидә чишмәсе янында узды.

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүчеләр «Чишмә» бәйрәме уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм узасы чишмәне 2016 елда Хөсәенов Габделнур ача. Габделнур читтә яшәсә дә, туган ягына, туган нигезенә хөрмәт күрсәтеп яши. Җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә итеп ясата ул аны һәм әнисе хөрмәтенә Нурзидә дип исем дә куштыра.Туган ягындагы чишмәләрне кое-кебек тә эшләтә. Кое-янында ук намаз уку өчен беседка да уңган егетнең туган авылына бүләге. Ә авылдашлары тырыш егеткә рәхмәтле булып, зурлап Чишмә бәйрәмен уздыра.

Әлеге күркәм бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, мөселман эшкуарлары берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов, Энгель Таһиров, мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, дини мөнәҗәтләр әйтү остасы Ильяс Халиков, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары Илфар хәзрәт, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады.

Төньяк-Кавказ федераль округы, Кыргызстан, Абхазия, Карачай-Черкессия республикасыннан килгән кунакларга Татарстанның матур урыннарына, Чишмә бәйрәменә экскурсияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Идел буе федераль округында Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Фәрид Мифтахов оештырды.

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаевның киңәшчесе Руслан Камбиев үзенең чыгышында 16 гасырдан алып 18 гасырга кадәр кавказлыларны татарлар дип атаулары, көндәлек сөйләмдә татар теленең өстенлек алуы хакында сөйләп, халык тарихын саклаудагы күркәм эшләре өчен район башлыгына бүләк тапшырды.

Кунаклар татар халкының ачык, кунакчыл булуына таң калып, үзенең соклануын белдереп, «Чишмә» бәйрәменең хуҗалары белән бергә лезгинканы да биеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100