Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
5 августта Путин Хөкүмәт белән киңәшмә уздырачак
Анда илнең социаль-икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда илнең социаль-икътисади үсеше актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Владимир Путин 5 августта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә уздырачак. Илнең социаль-икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз