news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе үз теләге белән вазифасыннан китте

Якын көннәрдә Илсөяр Абзалова вазифасына яңа кандидат билгеләнәчәк.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанның Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Илсөяр Абзалова үз теләге белән вазифасыннан китте.

«Илсөяр Абзалова вазифасыннан үз теләге белән китте. Якын көннәрдә яңа кандидат билгеләнәчәк», - дип белдерделәр муниципаль берәмлек Башкарма комитетында.

«Татар-информ» агентлыгы Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесен агач кисүгә бәйле афераларда гаепләп тоткарлаулары хакында хәбәр иткән иде инде. 30 июльдә суд Ленар Авзаловны ике айга сак астына алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100