news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт хезмәтләрен, мәгълүмати системаны яңартып, уңайлырак итү ниятләнә

ТР Министрлар Кабинеты татарстанлылар турындагы төрле урыннарга «чәчелгән» мәгълүматларны бердәм системага җыю идеясен хуплады.

Татарстанда дәүләт хезмәтләрен, мәгълүмати системаны яңартып, уңайлырак итү ниятләнә
Рамиль Гали

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). ТР Хөкүмәте, татарстанлыларга дәүләт һәм муниципаль сервислардан файдалану уңайлырак булсын өчен, клиентларга үзәктән цифрлы хезмәтләр күрсәтү буенча дәүләт мәгълүмат системасын яңартырга ниятли. Әлеге эшләрне башкаручыны бәйге нәтиҗәләре буенча табу күздә тотыла. Шул хактагы карарны ТР Министрлар Кабинеты бастырып чыгарган.

«Системаны яңартуның максаты, цифрлы технологияләр кулланып, Татарстан Республикасында дәүләт муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттырудан гыйбарәт», — диелә документта.

Кушымта нигезендә, модернизация кайбер компонентларга («Забота» мәгълүмати системасы, процесслар, аналитика һәм исәп-хисап белән идарә системасы, шулай ук түләү модуле, хезмәткәрнең автоматлаштырылган эш урыны, документлар саклау урыны һ.б.) кагылачак. Нәтиҗәдә, кәгазьдәге мәгълүматлар күләме кимергә тиеш.

Килешүнең гамәлдә булу вакыты 2024 елның 31 декабрендә төгәлләнәчәк. Системаны яңарту инициативасы белән ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100