Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда «Яшел фитнес 2020» проектының яңа сезоны старт ала
Профессиональ тренерлар Инна Төхвәтуллина, Елена Лукина, Лариса Лихачева сальса биергә өйрәтәчәкләр, йога буенча һәм башка дәресләр үткәрәчәкләр.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Чистайда 3 августтан «Яшел фитнес-2020» проекты кысаларында шәһәр халкы өчен яшел парклар, скверлар һәм Кама яр буе мәйданчыкларында бушлай тренировкалар башланды. Бу хакта «Чистопольские известия» хәбәр итә.
Бу атнада чистайлылар Скарятин паркында һәм Кама яр буенда («Ракушка») тренировкаларга кушыла алалар. Профессиональ тренерлар Инна Төхвәтуллина, Елена Лукина, Лариса Лихачева сальса биергә өйрәтәчәкләр, йога буенча һәм башка дәресләр үткәрәчәкләр. Расписание белән Чистайның социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.
«Яшел Фитнес» — ул спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-спорт хәрәкәте, 25 спорт юнәлеше буенча саф һавада бушлай тренировкалар.
Проект 63 шәһәрне, өч илне үз эченә ала һәм географиясен киңәйтә.
Тренировкалар төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдәге әзерлекле кешеләр өчен туры килә, катнашучыларга махсус инвентарь кирәкми. Үзе белән су тутырылган шешә һәм уңайлы кием-салым булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз