Әгерҗедә шәһәрнең 80 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары узды

Бәйрәм чаралары Әгерҗенең үзәк урамында башланды.

(Әгерҗе, 4 август, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Бүген Әгерҗедә өч мәйданда шәһәрнең 80 еллык олуг юбилее уңаеннан “Әгерҗе дусларын җыя” дигән бәйрәм чаралары узды. Болар – “Локомотив” стадионы, үзәк мәйдан һәм “Яшьлек” скверы, дип яза җирле басма.

 Бәйрәм чаралары Әгерҗенең үзәк урамыннан башланды. Биредә мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән экспозицияләр урын алган иде. Алар Әгерҗенең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды. Әнә, 3нче шәһәр мәктәбе үз экспозициясендә Бөек Ватан сугышы елларында әлеге мәктәп бинасында урын алган госпитальне чагылдырган. Кадряклеләрнең экспозициясендә мари халкының көнкүрешен күрергә мөмкин. Балалар бакчалары музыкаль композицияләр әзерләгәннәр.

Район хакимияте каршындагы бинада тимер юл предприятиеләре күргәзмәләре урын алган. Монда осталар ясаган паровоз макеты да, тимерьюлчыларның формалары да бар.

Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә бер төркем кунаклар – ТР Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Лапшин, “Татнефть” җәмгыятенең “Прикамнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Андрей Лаптев күргәзмәгә югары бәя бирделәр.

Аннан кунаклар “Локомотив” стадионына юл тотты. Стадионга керү юлында аларны яшь спортчылар каршы алды. Алар арасында милли көрәш, каратэ, кул сугышы белән белән шөгыльләнүчеләр дә, Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы алган “Кадетлар” футбол командасы кызлары да бар иде.

Тантаналы өлеш шәһәр тарихын һәм Әгерҗедә төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерүен чагылдырган тирән эчтәлекле тамашалы күренеш тәкъдим итүдән башланып китте. Аннан хезмәт коллективларының парады старт алды. Колонна башында – тимерьюлчылар. Бу юкка гына түгел. Шәһәрнең 4 меңнән артык кешесе әлеге тармакта хезмәт куя бүген. Инде күп еллардан килгән традиция буенча Шәһәр көнендә Тимерьюлчылар һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр.
Шәһәр юбилее уңаеннан дәрәҗәле кунаклар ихлас котлауларын җиткерделәр.

–Бүген без биредә эшли һәм бәйрәмнәрне оештыра белүнең матур үрнәген күрәбез, – дип билгеләп үтте Василь Шәйхразиев.

–Ә мине районда гомер кичерүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып чыгыш ясаулары сокландыра, – диде Әлфия Когогина. Рафил Ногоманов шәһәрдәге уңай үзгәрешләргә тукталды.

Тантана шәһәр оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы алдынгы хезмәт ияләрен һәм тимерьюлчыларны бүләкләү, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар “Айкай” дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, “Мари Эл” дәүләт ансамбле һәм район сәхнә осталарының чыгышларын карап хозурландылар.

Аннан бәйрәм “Яшьлек” паркына күчте. Биредә балалар өчен бай программа әзерләнгән. Кичен шәһәр халкын “Старая крепость” ансамбле музыкантлары һәм Элвин Грей концерты көтә. Ә стадионда футбол буенча район башлыгы Кубогына финал уеннары узачак. Бәйрәм салют белән тәмамлана, диелгән район хәбәрендә.