Быел Чирмешән районы башлыгы 100 кеше кабул иткән

Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр гражданнарны кабул итә.

(Чирмешән, 4 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Ел башыннан инде 100дән күбрәк чирмешәнле районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинга үз гозерен җиткергән. Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр гражданнарны кабул итә.

 Июль аеның соңгы сишәмбесендә кабул итүгә биш кеше килгән. Гражданнарның күпчелеге шәхси йорт төзү өчен җир участогы кирәксенеп, дәвалану яки ниндидер зыян күргән кешеләр матди ярдәм сорап та килә, үз эшен башларга теләүчеләр дә бар.

Июль аенда өч кабул итүдә 14 кеше булган.