news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең мигрантлар белән кызыксынуы турында белдерде

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, эшче куллар җитмәү ил икътисады үсешен объектив чикләргә мөмкин.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия мигрантлар агымы белән кызыксына, чөнки тиздән эшче куллар җитмәскә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законына төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиядә икътисад үсеше белән эшче куллар җитмәве ачык, ә тиздән бу нык сизеләчәк. Бу илдәге икътисади үсешне реаль, объектив чикләүгә әверелә», — диде Дәүләт башлыгы.

«Россия мигрантлар агымы белән кызыксына, әмма ул илгә кирәк булганнар белән кызыксына. Аңлыйсызмы?» — диде Владимир Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, яшь, белемле һәм сәламәт кешеләр турында сүз бара. Алар йә биредә белем алырга һәм хезмәт базарына чыгарга әзер, йә моның өчен кирәкле компетенцияләргә ия булырга тиеш.

Путин кайбер башка илләрнең квалификацияле мигрантларны җәлеп итү тәҗрибәсе һәм моңа комачаулаучы чикләүләрне гамәлдән чыгарырга кирәклеге турында әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты сүзләренчә, илдә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, эшсезлекнең кинәт артуыннан котыла алды дигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100