12 сәгатьлек онлайн марафон «Кичке Сабантуй» белән дәвам итте

Бүген ТНВ каналында тәүлек буе Сабан туе телемарафоны барды.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Быел Сабан туе онлайн уза. Көн буе ТНВ каналында барган милли бәйрәмнең дәвамы - җырлы-биюле «Кичке Сабантуй» Tatarstan Republic YouTube каналында дәвам итә. Беренче булып сүзне Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасарына бирделәр.

«Кадерле дуслар, хөрмәтле кардәшләр сезне мәдәният министрлыгы исеменнән йөрәкләрдә яшәү дәрте уята торган күңелле һәм нурлы бәйрәм — Сабантуй белән тәбрик итәм. Күп санлы милли бәйрәмнәр арасында Сабантуй — халыклар, дуслар бәйрәменә, тантанасына әверелде. Форматы үзгәрсә дә, әлеге чара сабантуйның дәртле рухын саклап калуга яңа өметләр тудыра дип ышанып калам», — диде ТР мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин.

«Кичке Сабантуй»ны Рузанна Хәбибуллина һәм Булат Шәйми алып баралар. «Сабантуй җыр-биюсез була алмый. Безне күп төрле җанлы музыка көтә. Инди-фолк, поп һәм халык җырларының яңа яңгырашы да булачак», — дип сөйләде Булат Шәйми.

Сабантуй һәм аның асылы турында әңгәмәләр дә көтелә, диде алып баручылар. Әңгәмәдәшләр - галим Марат Гыйбатдинов, көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов, көрәшче Илнар Галиев.

Теләгән кеше ютубка үзенең сорауларын яза ала. «Кичке Сабантуй»ның бүләкләре дә булачак.