Татарстанда болытлы һәм дымлы һава шартлары саклана

Көндез ТР территориясендә төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге 19-24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районда яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшен булырга һәм боз яварга мөмкин.
Көндез ТР территориясендә төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы, яшен вакытында җилнең тизлеге 19-24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә Татарстан буенча температура 10-15 градус җылы, көндез – 21-28.
Казанда шулай ук яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 12-15 градус тәшкил итсә, көндез 21-24 градус җылы булачак.
6 июль төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Температура 10-15 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.