Универсиадага аккредитацияләнгән клиент төркемнәре экскурсияләргә бушлай йөриячәк

Экскурсияләр турындагы мәглүматлар белән берничә объектта танышырга мөмкин

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитацияләнгән клиент төркемнәре өчен Казан, Болгар һәм Свияжскига экскурсияләр бушлай оештырылачак. Бу хакта бүген “Kazan-Arena” медиа-үзәгендә узган матбугат конференциясендә Казан шәһәренең Туристик-мәгълүмати үзәге генераль директоры Наталья Абрамович хәбәр итте. Искәртеп узабыз, бүген төп медиа-үзәктә журналистлар өчен беренче матбугат очрашуы оештырылды.
“Шәһәребезнең һәр кунакханәсендә туристик карталар ята. Моңа өстәп, без Универсиада буенча юлламалык әзерләдек. Анда объектлар урнашкан нокталар, спорт вакыйгалары раписаниесе күрсәтелгән”, - дип белдерде Наталья Абрамович.
Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья студент уеннарына аккредитацияләнгән клиент төркемнәре – барлыгы 17 мең 600 кеше өчен экскурсияләр хезмәте бушлай оештырылачак. Клиент төркемнәре вәкилләре исемлегенә рәсми затлар, спортчылар, тренерлар, судьялар, табиблар, шул исәптән, массакүләм мәгълүмат чаралары керә. Казанның бизәге саналган тарихи-мәдәни урыннарга барып, рухи азык алырга теләүчеләр экскурсияләр турында тулырак мәгълүмат алу өчен, Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә, "Kazan-Arena" стадионындагы медиа-үзәктә, Елга портында, “Корстон”, “Татарстан”, “Ривьера” отельләрендә урнашкан мәгълүмати стойкаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Биредә алар үзләре теләгән вакытка язылып, кулларына ваучер биреләчәк.
Наталья Абрамович әйтүенчә, күңелгә хуш килерлек экскурсияләрнең берсе – “Казан утлары” дип атала.