Универсиада чорында “Аэроэкспресс” төнге рейслар ясаячак

Рейслар саны тәүлегенә 22 гә җитәчәк

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Аэропорт белән шәһәр үзәген бәйләүче аэроэкспрессларның хәрәкәт расписаниесенә 6-17 июльдә төнге рейслар да өстәлә. Универсиада чорында ул тәүлегенә 22 рейс ясаячак.
Хәзерге вакытта әлеге тармакта төп расписаниегә нигезләнеп тәүлегенә 9 пар поезд хезмәт күрсәтә Бүгеннән даими расписаниегә төзәтмәләр кертелде, дип хәбәр итәләр ГТЮ Казан төбәгенең матбугат хезмәтеннән. Аннан күренгәнчә, составларның юлда булу вакытына төгәл 20 минут вакыт китәчәк. Аэроэкспресслар тимер юл вокзалыннан иртәнге сәгать 8 дән төнге беренче 15 минутка кадәр аралыкта һәр ике сәгать саен һава аланына юл алачак. Аэропорттан вокзалга рейслар да ике сәгатьлек интервал белән оештырыла. Беренче рейс сәгать иртәнге җидедә, ахыргысы 23 сәгать 20 минутта.
Универсиада чорында төп расписаниегә тагын 4 төнге рейс өстәләчәк. Төнге поездлар “Казан” халыкара аэропортыннан сәгать икедә һәм иртәнге дүрттә китә. Вокзалдан һава аланына таба кабат төнге сәгать өчтә һәм иртән 5 сәгать 10 минутта юл ала.