Удмуртиядән Казандагы Универсиадага 200 волонтёр сайлап алынды

Шуларның бер төркеме – Ижау медицина академиясе студентлары
(Ижау, 4 июль, «Татар-информ», Фәнзиля Салихова). Медакадемия волонтёрларының җитәкчесе - Гүзәл Нигъмәтуллина. Алар сафында барлыгы 46 студент – 1 курстан алып соңгысынача. Укуда иң алдынгыларны һәм иҗтимагый тормышта иң активларны сайлаганнар. Төрле яклап әзерләнгәннәр - инглиз телен өйрәнгәннәр, физик чыдамлыкларын арттырганнар, һәм әлбәттә төп игътибарны беренче ярдәм бирү күнекмәләренә юнәлдергәннәр. Дөньякүләм спорт бәйгесендә катнаша алуларына барысы да шат.

“Ижау медакадемиясе шундый чарада беренче тапкыр катнаша, аның дәрәҗәсен төшермәү безнең кулда,” – диләр волонтерлар. Универсиадада алар баскетбол, футбол, шахмат ярышлары мәйданнарында булачаклар. Спортчыларга һәм тамашачыларга да медицина ярдәме күрсәтүче табиб-белгечләргә булышачаклар. Шулай ук дөньякуләм спорт бәйгеләрен тамаша кыла һәм планетаның төрле почмакларыннан килгән яшьләр белән таныша алачакларына сөенәләр.

“Ике ел түземсезлек белән көттек, тырышып әзерләндек, бәйрәмгә барган кебек ашкынабыз,” – диеп тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл Нигъмәтуллина. Универсиадада катнашу яшь табибларга Сочида узачак Олимпиадага да юл ача. Гүзәл инде анда катнашырга язылган. Шундый бәхет елмайса, Казанда алган тәҗрибә бик тә ярап куячак.

Фотосурәттә: Ижау медакадемиясе волонтерлары һәм Гүзәл Нигъмәтуллина