Казанда “Радио Спорт” тапшыруларының тантаналы ачылышы була

Камал исемендәге театр мәйданында зур спорт бәйрәме уза

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). 5 нче июльдә ТР башкаласында “Радио Спорт” тапшыруларының тантаналы ачылышы була. Әлеге медиачыганак – Универсиадада Россия җыелма командасының мәгълүмати партнеры.

Хәзерге вакытта “Радио Спорт” 7 шәһәрдә, шул исәптән, Мәскәүдә эшли.

РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә, әлеге радио Сочидагы Олимпия уеннары башланганчы, илдә спорт раидотапшыруларының гомуммилли челтәрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк. “Радио Спорт”ны Россиянең 45 шәһәрендә 40 млн. кеше тыңлаячак.

5 нче июльдә Камал исемендәге театр мәйданында зур спорт бәйрәме уза, анда Казан халкы һәм Универсиада кунаклары катнаша алачак.

Олимпия чемпионнары белән зарядка ясау спортны массакүләм яклау символы булачак, аны ачык һавада танылган Россия спортчылары – легендар гимнаст, 2 тапкыр Олимпия чемпионы Любовь Бурда (Андрианова) һәм бокс буенча дөнья чемпионы Наталья Рагозина – уздыра.

Чарада катнашучылар “баетылган чынбарлыкка” чума алачак. Бу уникаль технология реаль кешеләргә виртуаль образдагы танылган шәхесләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Әлеге проект өчен үз образларын алдан яздырырга ризалык биргән танылган спортчылар - Николай Валуев һәм Федор Емельяненко, Наталья Рагозина һәм Алексей Немов, Марат Сафин, Денис Глушаков һәм Василий Березуцкий тирәсендә фотога төшәргә һәм видео яздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тантанада йолдызларның чыгышы да көтелә. Казан халкын һәм Универсиада кунакларын зур спорт бәйрәме белән Россиянең популяр башкаручылары Дима Билан һәм Юлия Савичева, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов котлаячак.

“Радио Спорт” күчмә интерактив студиясе ачылышы бәйрәмнең кульминациясе була, ул, Татарстан, Мәскәү һәм Россиянең башка зур шәһәрләре халкы өчен ярышларның барышы һәм безнең җыелма команда чыгышы турында хәбәр итеп, 5-18 нче июль көннәрендә Камал исемендәге театр мәйданында эшләячәк.

Чара сәгать 13.00 башлана.