Илшат Әминов – “Россия медиа-менеджеры - 2013” илкүләм премиясе лауреаты

Ул “Телевидение” категориясендә “Электрон ММЧ” номинациясендә җиңде

  (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Бу минутларда Мәскәүдә бүләкләү тантанасында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов медиабизнес өлкәсендә “Россия медиа-менеджеры - 2013” илкүләм премиясе лауреаты булды.
Ул “Телевидение” категориясендә “Электрон ММЧ” номинациясендә социаль һәм бизнес бергәлеген берләштергән илкүләм медиахолдинг булдырганы һәм аны уңышлы үстерү буенча җиңүгә иреште. Бу хакта телекомпания PR-хезмәте хәбәр итә.
Иң яхшы медиаменеджерларны эксперт советы һәм жюри билгели. Моннан тыш, оештыручылар сайтында номинантлар өчен ачык тавыш бирү оештырыла.