6 ай эчендә Мамадыш административ комиссиясе 116 эш караган

Бу чорда барлыгы 197 мең сумлык штраф салынган

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Быелның 1 гыйнварыннан алып, 1 июленә кадәр Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе 11 утырыш уздырган. Аларда барлыгы 116 административ материал каралган. Аларның 111е – физик затларга, 5се вәкаләтле затларга карый. Бу материаллар буенча барлыгы 197 мең сумлык штраф салынган, 82 мең сумы кайтарылган. Хәзерге вакытта 7 материал каралу стадиясендә.

Комиссияләрдә каралган материалларның күбесе гражданнарга – тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга туры килә. Физик затларга барлыгы шундый 43 беркетмә төзелгән, бу өлкәдәге җитешсезлекләрне бетерү буенча 90 күрсәтмә бирелгән, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.