Кама Аланында балалар өчен спорт бәйрәме оештырдылар

Яшьләр үзәге янындагы мәйданда, нигездә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары җыелган иде
(Кама Тамагы, 4 июль, «Татар-информ», Галина Митина). Кама Аланында “Алан” яшьләр үзәге балалар өчен спорт бәйрәме оештырды. Җәйге каникулда балаларның бөтенесе дә үз ялларын мөстәкыйль һәм кызыклы итеп оештыра алмый, шуңа да бу эшкә үзәк белгечләре керешкән.
Яшьләр үзәге янында урнашкан мәйданда, нигездә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары җыелган иде. Алар спорт эстафеталарында, уеннарда катнашты, йөгерде, сикерде һәм рәсемнәр ясады. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады.