ИННны ничек алырга?

Физик затларга бирелгән ИНН гомер буена үзгәрешсез кала һәм, физик зат яшәү урынын үзгәрткән очракта да, янәдән алыштырылмый
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татмедиа” агентлыгында салым түләүче физик затларга ничек итеп индентификацион номер (ИНН) алуга багышланган брифинг булды. Анда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре — салым түләүчеләрне теркәү һәм хисап бүлеге җитәкчесе Ольга Агафетова катнашты.
Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, ИНН алу өчен, физик зат (14 яшьтән алып) яшәү урыны, яки вакытлыча тору урыны буенча салым органына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моның өчен әлеге физик затның шәхесен һәм аның тору урынын раслаучы документы булу да зарур. Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны булмаган очракта, әлеге физик зат үтенече буенча, тору урыны булып ул килгән урын билгеләнергә мөмкин. Ә инде физик затның ИННнын исә аның РФ территориясендә салым органында учетка басу турындагы таныклыгы, яшәү урыны буенча салым органында теркәлү документы раслый ала.
Таныклык бирелү, гариза биргән көннән алып, биш көн дәвамында башкарыла. Таныклыкны биргәндә, физик заттан акча алынмый, ди Ольга Агафетова. Ул шулай ук ИНН югалганда, яки таушалган очракта аны алыштырырга мөмкин булуы, моның өчен гариза язганда 200 сум түләргә кирәклеге турында да әйтеп үтте.
“Тагын шунысы: физик затларга бирелгән ИНН гомер буена үзгәрешсез кала һәм, физик зат яшәү урынын үзгәрткән очракта да, янәдән алыштырылмый.
Физик зат уку йортына урнашкан вакытта, яки хезмәт килешүе документлары тутырганда ИННны раслаучы документлар таләп ителми”, - ди Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре.