Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасына – 20 ел

1988 елда нигез салынган әлеге оешма бүген 46200 кешене берләштерә, мәнфәгатьләрен яклый, социаль проблемаларны хәл итәргә булыша
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 1988 елда оешканнан бирле, республикабызда гомер итүче инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны, инвалидларга җәмгыятебезнең барлык өлкәләрендә дә башка гражданнар белән бер үк дәрәҗәдә катнашу мөмкинлеген булдыруны максат иткән оешма бүген 46200 кешене берләштерә.
Ике дистә ел эчендә дәүләт һәм активистларның үзләре тарафыннан бик күп эш башкарылган. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасының хәзер  ТР Дәүләт Советында, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында, «ТР буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы» федераль дәүләт учреждениесе коллегиясендә үз урыны бар. Шулай ук ТР Президенты каршындагы хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы эшендә дә катнаша. Оешма ТР Иҗтимагый палатасында, ТР сәүдә-сәнәгать палатасында әгъза булып тора, аның дәүләт органнары һәм республикабызның муниципаль берәмлекләре белән багланышлары мәгълүм.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы карамагындагы 32 предприятие һәм хуҗалык участоклары эшкә җәлеп иткән 1000нән артык кешенең 514е, ягъни 51,3 проценты – инвалидлар. Әлеге предприятиеләрдә, нигездә, кәгазь продукция һәм мәктәпләр өчен кирәк-яраклар, пумалалар, щеткалар, теккән әйберләр һ.б. җитештерелә. Алар аяк киемнәре төзәтү, көнкүреш хезмәте күрсәтү, төзелеш эшләре башкару белән дә шөгыльләнәләр.
www.trovoi.kazan.ru адресы буенча урнашкан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы сайтында инвалидларны кызыксындырган мәгълүматлар урнаштырыла. Оешма инвалидларның социаль проблемалары  белән максатчан шөгыльләнә, инвалидлык һәм инвалидлар мәсьәләләре буенча закон һәм норматив база әзерләгәндә актив катнаша, төрле категория инвалидлар (инвалид коляскасындагылар, инвалид балалар, хатын-кызлар, яшьләр) белән эшли,  акцияләр үткәрә. Рифат Ганибаев җитәкчелегендәге әлеге оешма әгъзалары эшмәкәрлекне үстерү Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең социаль программасын тормышка ашыруда төп нигез булып тора дип саныйлар.